Мөхтәрәм мөгаллимә өлкән яшьтә булуга карамастан, актив тормыш рәвеше алып бара
Клара Фәйзрахмановнаның активлыгын укучылары әле дә олы хөрмәт белән искә ала
Рамазанова Клара апа 1932 елның 5 гыйнварында ТАССРның Балтач районы Балтач авылында туа. Әнисе Мәгъмүрә югары белемле укытучы була. Әтисе Рамазанов Фәйзрахман Рамазан улы сугышка кадәр промкомбинат директоры булып эшләгән. Кларага 9 яшь булган вакытта әтисен фронтка алалар. Кызганыч, ул туган якларына әйләнеп кайта алмый. Әниләре биш бала белән тол кала.
Клара Фәйзрахмановна бөтен гомерен балаларга багышлаган шәхес.
Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң мәгариф системасында эшли. Депутат итеп сайлана, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары булып эшли.
Халык мәгарифен үстерүгә керткән олы хезмәтләре өчен Клара апага 1967 елда «РСФСР Халык мәгарифе отличнигы», 1973 елда «ТАССР атказанган укытучысы» исеме бирелә. 1980-1987 елларда мәктәптә озайтылган көн төркемендә эшли.
Клара Фәйзрахмановнаның активлыгын укучылары әле дә олы хөрмәт белән искә ала.
— Клара Фәйзрахмановна хәтта малайларны да бәйләргә өйрәтте, җәй көне походларга йөрдек, кыш көне чаңгыда шудык», – дип сөйли «Наз» үзәге директоры Фәния Йосыпова.
Мөхтәрәм мөгаллимә 2017 елдан «Наз» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә бүлекчәсе карамагында. Бүгенге көндә ул социаль хезмәткәр Лилия Сәйфиева тәрбиясендә гомер кичерә. Өлкән яшьтә булуга карамастан, актив тормыш рәвеше алып бара, көн саен урамга чыгарга тырыша. Район һәм республика чараларында да актив катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев