Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Балтачта мөселманнар футболны ярата (+фоторепортаж)

Бу дөрестән дә шулай. Спортныӊ күп төрләрен үз күрәләр мөселманнар бездә. Ә футболны бигрәк тә яшьләр ярата, алар төрле турнирларда актив катнашалар.

Менә табигатьнеӊ матур кочагында ял көне Норма авылында тормыш иткән, ислам динен торгызуга зур көч куйган олы шәхес Әнәс хәзрәтне искә алу турниры узды. Бу футбол ярышлары инде дүртенчесен уза. Футболчылар 3 командага бүленеп уйнадылар. Үзара очрашканнан соӊ финалга Балтачныӊ олылар командасы һәм яшьләр командалары чыкты. Финал уены кискенлеге буенча Рио-де-Жанейрода бара торган олимпия уеннарыннан ким булмады. Яшьлек үзенекен итте, нигездә Балтачныӊ «Ислам нуры» мөселман яшьләреннән торган команда күчмә кубокны яулады. Өйлә намазын укыганнан соӊ тәмле пылаулардан авыз итеп, Аллаһы боерса, икенче елга 5нче тапкыр да шушында очрашырга язсын, дип өйләргә таралдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250