Фитыр сәдакасын биргәч, нинди дога укырга?
Дин һәм тормыш

Фитыр сәдакасын биргәч, нинди дога укырга?

Фитыр сәдакасын түбәндәге кешеләргә бирү дөрес түгел: әниләр, әтиләр, әбиләр, бабайларга; уллар, кызларга, аларның балалары, балаларының балаларына; ирләр хатыннарына, хатыннар ирләренә

Рамазан аенда фитыр сәдакасе бирелә. Аны һәр мөселман кешесе бирергә тиеш. Хәнәфи галимнәре фикеренчә, фитыр сәдакасы түбәндәге кешеләргә бирү дөрес түгел: әниләр, әтиләр, әбиләр, бабайларга; уллар, кызларга, аларның балалары, балаларының балаларына; ирләр хатыннарына, хатыннар ирләренә. Бу сәдака фәкать мохтаҗларга бирелә һәм аны биргәннән соң түбәндәге доганы укырга кирәк: Раббәнә тәкаббәл миннәә иннәкә әнтәс-сәмиигуль-галиим “Әй, Раббыбыз! Бу сәдаканы бездән кабул ит, дөрестән дә, Син Ишетүче һәм Белүчесең!”

Чыганак: https://vk.com/im?sel=c82&z=photo-183169097_457253189%2Falbum-183169097_00%2Frev


Нет комментариев