Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кайсы сыйфатларга баш шайтаннар ия була?

Берьюлы Гайсә галәйһиссәлам тәннәре бик ябык булган, йөзләре саргайган кешеләрне күргән

Кыйссалар

Хакыйкый мөселманнар

Берьюлы Гайсә галәйһиссәлам тәннәре бик ябык булган, йөзләре саргайган кешеләрне күргән. Аларда гыйбадәт кылу билгеләре булган. Ул алардан: – Сез нәрсә телисез? (Нигә гыйбадәт кыласыз?) – дип сораган. Тегеләр: – Без Аллаһының газабыннан куркабыз, шуңа гыйбадәт кылабыз, – дип җавап биргән. – Аллаһының рәхмәте киң. Ул сезне ярлыкар. Пәйгамбәр шул сүзләрне әйткән дә китеп барган. Моннан соң башка халыкларны очраткан. Аларда да гыйбадәт кылу билгеләре күргән. Гайсә галәйһиссәлам шул ук сорауны аларга да биргән: – Сез нәрсә телисез? – Без Аллаһының җәннәтен һәм рәхмәтен телибез. – Аллаһының рәхмәте һәм юмартлыгы чиксез. Ул сезне Үзенең рәхмәтеннән мәхрүм итмәс. Әлеге сүзләрне әйткәннән соң пәйгамбәр юлын дәвам иткән. Шул рәвешле тагын бер халыкны очраткан. Аларда тагын да ныграк гыйбадәт кылу билгеләре күреп, кабат шул ук сорауны биргән. – Сез нәрсә телисез? Әлеге кешеләр: – Без Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылабыз, чөнки Ул Безнең Раббыбыз, ә без Аның коллары. Без курку өчен дә, теләк өчен дә гыйбадәт кылмыйбыз, – дип әйткәннәр. Гайсә галәйһиссәлам боларга: – Сез ихлас коллар, сез хакыйкый коллар, – дип әйткән.

Хакыйкый мирас

Берьюлы Зөлкарнәен дуслары белән сөйләшеп утырганда аларның берсе: – Аллаһы Тәгалә сиңа күп илләр һәм зур хакимлек бирде. Әгәр син хатыннарыңның санын арттырсаң, балаларың күп булыр һәм алар синең нәселеңне дәвам итәрләр, – дип әйтә. Зөлкарнәен: – Кешенең хакыйкый нәселе «Мин фәлән-фәләннең улы» (чынлыкта аның балалары булсалар да) дип, аның нәселен дәвам итүчеләр түгел. Кеше үзеннән соң калдырырга тиешле булган хакыйкый мирас – ул Аллаһы Тәгалә һәм әйләнә-тирәдәгеләр риза булырлык күркәм гореф-гадәтләр, дөрес яшәү рәвеше, шулай ук яхшы әхлак, – дип җавап биргән.

Нәсыйхәт: Зөлкарнәен – Коръәннең «ӘлКәһф» сүрәсендә искә алынучы кеше. Кайберәүләр аны пәйгамбәр дип санаса да, бу мәсьәләдә төрле фикерләр бар. Шулай да иң дөресе – ул Аллаһының яраткан колларының берсе булуы. Мирас итеп калдырырга тиешле булган әйберләр бар. Шуларның берсе: Исламга каршы килмәгән һәм кешеләргә файда китергән күркәм гореф-гадәтләр. Алар аны үтәүчеләр өчен игелек булып язылып барачак. Икенчесе, Аллаһы риза булган дөрес яшәү рәвеше. Монда кешеләргә ярдәм итү, аларга зыян салмау керә. Болар әлеге кешегә хәерле догалар ирешүгә сәбәп булып тора.

Шайтан холкының яклары

Вәһб бине Мөнәббиһ рахимәһуллаһи болай дип сөйли: «Нух галәйһиссәлам көймә-сеннән коры җиргә төшкәннән соң янына шайтан килгән. Нух галәйһиссәлам шайтаннан болай дип сораган: – Әй Аллаһының дошманы! Кеше холкының кайсы яклары сиңа һәм синең гаскәреңә аны туры юлдан аздырырга ярдәм итә?» Шайтан: – Адәм баласы саран, комсыз, көнче, залим һәм ашыгучан булса, без аны җиңеллек белән харап итәбез. Әгәр мин санап киткән сыйфатлар бер генә кешедә тупланган булса, без бу кешене «үҗәт» дип атыйбыз, чөнки әлеге сыйфатларга баш шайтаннар ия була», – дип әйткән.

«Рухуль-Бәйан» китабыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев