Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Казанда корбан хайваннарын сую өчен 18 мәйданчык җиһазландырылачак

Быел бәйрәм 27 майда узачак

Татарстанда Корбан бәйрәмендә корбан хайваннарын чалу өчен 61 мәйданчык җиһазландырыла, шул исәптән 18е – Казанда, дип белдерде республика Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин.

Ул искәрткәнчә, узган ел 51 мәйданчык эшләгән, шуларның 17се – Казанда. Сую мәйданчыклары каты өслекле, калдыкларны җыю өчен контейнерлар һәм кан җыю өчен савытлар белән җиһазландырылган. Барлык калдыкларны бәйрәмнән соң эшкәртүгә җибәрәчәкләр.

Ветеринарлар бәйрәм вакытында мәйданчыкларда кизү торачак. Алар аны социаль учреждениеләргә тапшырырга теләүчеләр өчен  экспертиза үткәрәчәк һәм кирәкле документларны рәсмиләштерәчәк.

Быел бәйрәм 27 майда узачак.

Вечерняя Казань 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев