Хезмәт

Балтач районы

16+
Эстрада йолдызлары

Зәйнәп Фәрхетдинова: “Машина астында калганмын”

Биш яшьтә мин машина астына эләккән идем, ул минем битем һәм гәүдәмнән узды

Татарстанның халык артисты, популяр җырчы Зәйнәп Фәрхетдинова балачактан хәтерендә уелып калган вакыйга турында ТНВ каналында барган «Ә син?» тапшыруында сөйләгән. Алып баручы Әбри Хәбриев җырчыдан аның пластик операцияләргә мөнәсәбәте турында сораган, дип яза «Кызыл таң».

«Кайчандыр медик булырга теләсәм дә, биткә кагылуларыннан куркам. Бервакыт мин кашларыма татуаж ясаткан идем, шунда үземнең табигый кашларымны боздылар. Татуаж белән мин балачактан калган яраны ябарга уйладым. Биш яшьтә мин машина астына эләккән идем, ул минем битем һәм гәүдәмнән узды. Яраларымны тектеләр, кашларымда эз калды. Тик татуаж миңа әллә ни ярдәм итмәде, бераз тигезләргә туры килде», – дип сөйләгән җырчы.

Аның сүзләренчә, йөзгә косметологик процедураларны яхшы тышкы кыяфәтне саклап калу өчен генә эшләргә була. Артистка фикеренчә, мондый процедуралар кешеләр белән эшләүчеләргә — артистларга, табибларга, укытучыларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев