Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Чирләрне якын китермәүче чәйләр әзерләгез!

Җәй ахырына якынлашты. Салкын көннәрдә авырмаска файдалы эчемлекләр ярдәм итәр.

Салкын тию кебек авыруларның беренче билгеләре сизелү белән мондый чәй әзерләгез:ярты стакан төелгән кура җиләгенә бер кашык вакланган кура җиләге яфрагы, ике калак бөтнек, бер калак юкә чәчәге, өч калак яшел чәй кушыгыз һәм өстенә ярты литр кайнап чыккан су коегыз. Ябып, тастымал белән төреп куегыз һәм 15 минут төнәтегез.

Авырудан соң тизрәк тернәкләнергә мондый чәй ярдәм итәр: ярты стакан төелгән мүк җиләгенә вак итеп туралган бер алма, өч калак кара чәй кушып, өстенә кайнап чыккан су коегез һәм ун минут төнәтегез. Эчәр алдыннан бал белән лимон кушыгыз.

Тирә-якта барысы да томаулап, төчкереп йөриме? Чирләмәс өчен мондый чәй әзерләгез: ярты стакан төелгән баланга өч калак кара чәй, ике калак мәтрүшкә кушып, өстенә кайнап чыккан су коегыз һәм ун минут өнәтегез. Шикәр, бал, лимон кушарга була.

Ә сез кышкылыкка үләннәр, җимешләр хәзерләп куйдыгызмы? Нинди төнәтмәләр әзерлисез?

erid: 2VtzqwTSgT9

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чәй файдалы

erid: 2VtzqwTSgT9