Хезмәт

Балтач районы

16+
Файдалы киңәш

Көзән җыерганда файдасы бар!

Лимон бөтнеген чәчәк атканда әзерләп куегыз

Лимон бөтнеге кушылган препаратларны нервлар какшаганда, мигреньнән, йокысызлыктан, хәлсезлектән, бума чиренең кайбер төрләреннән, салкын тиюдән, тәнгә тимгелләр чыкканда, йөрәк авыртканда, эч һәм бавыр чәнчешкәндә, метеоризмнан, азканлылыктан һәм матдәләр алмашынуны яхшырту өчен файдаланалар.

Теш уртлары ялкынсынганда лимон бөтнеге белән авызны чайкаталар, чуан чыкканда тәнгә сөртәләр. Спиртта эшләнгән төнәтмәсен ревматизм сызлауларыннан һәм нейромиозитлардан, үләненнән ясалган препаратларын тән күгәрүдән, артритлардан авыртуны баса торган чара буларак кулланалар.

Аның төнәтмәсен 20 грамм коры үләнне бер стакан кайнар суга салып ясыйлар. Суынганнан соң аны сөзәләр һәм көнгә 5-6 тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев