Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Хөрмәдә (финик) организмга кирәкле бөтен элементлар да бар

Шуңа да Рамазан ае буена бөтен дөнья мөселманнары өстәлендә очрый торган җимеш ул.

📌Хөрмә җимеше яраткан кешеләрнең тешләре һәм казналыклары нык була.

📌Хөрмәне, башка киптерелгән җимешләр кебек, күкерт кислотасы белән эшкәртмиләр. Шуңа аны курыкмыйча ашый аласыз.

📌Көндәлек рационга хөрмә җимеше керткән кеше беркайчан күңел төшенкелегенә бирелми.

📌Хөрмә организмнан токсиннар һәм шлакларны чыгара, симерүгә каршы нәтиҗәле чара булып тора. Ул иммунитетны ныгыта, хәтерне яхшырта.

📌Бу җимеш составында күкрәк сөтен арттыручы окситоцин матдәсе бар. Бала имезүче аналар моны истә тотарга тиеш.

📌Финик җимеше Пәйгамбәребез с. г. в. нең күпсанлы хәдисләрендә телгә алына. Бу җимеш белән ул уразаны тәмамлап авыз ачарга кушкан. «Сезнең финик җимешегез булса, шуның белән ифтар кылыгыз, әгәр дә юк икән — су эчеп. Чөнки бу — чистарыну» (Әбү Дәүд). 

Шуңа да Рамазан ае буена бөтен дөнья мөселманнары өстәлендә очрый торган җимеш ул.

Хөрмәтле дин кардәшләребез, кылган догаларыбыз, тоткан уразаларыбыз кабуллардан булсын!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев