Автокресло баланың гомерен саклап калган
Юл хәрәкәте иминлеге

Автокресло баланың гомерен саклап калган

Автокреслолар балалар травматизмын һәм юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлем очракларын булдырмауның иң нәтиҗәле чарасы булып тора

Лаеш районында Audi автомобиле каршы як полосага чыккан һәм Kia автомобиле белән бәрелешкән. 

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике машина йөртүче дә авыр тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган. «Kia Ceed»та 10 айлык бала да булган. Автокресло баланың гомерен саклап калган.

Автокреслолар балалар травматизмын һәм юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлем очракларын булдырмауның иң нәтиҗәле чарасы булып тора. 

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә һәм ата-аналарны балаларның куркынычсызлыгына җитди карарга чакыра.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев