«Халык инспекторы» ярдәмгә килә
Бер секунд сабыр итү кайчакта кеше гомерен саклап кала
– Айдар Фоатович, сез район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең җитәкчесе булып торасыз. Бу комиссиянең максатлары нидән гыйбарәт?
– Тирә-ягыбызга карасак, бу дөньяның көнләп түгел, сәгатьләп үзгәрүен күрәбез. 20-30 ел элек юлларыбызда йөри торган машиналар санын йөзләп санасак, бүгенге көндә районда шәхси куллануда булган транспорт чаралары меңнәр белән исәпләнелә. Бу үз чиратында юллардагы булган вәзгыятьнең катлаулануына китерә. Шулардан чыгып, безнең комиссиянең төп максаты – транспортта юл хәрәкәтендә аварияләрне киметү, аларны булдырмау чараларын эшләү. Бу үз чиратында юл һәм транспорт инфраструктурасын өйрәнүне, тикшерүне һәм аны яхшыртуны таләп итә. Юлларны тәртипкә китерү, юл хәрәкәтен бүгенге таләпләрдән чыгып, аны оештыру, полиция, шул исәптән ЮХИДИ хезмәткәрләре, транспорт хезмәте күрсәтүчеләр, мәктәпләр, автобус хәрәкәтен оештыручылар арасында бәйләнешне ныгыту да безнең комиссиянең эше булып тора.
Балалар һәм укучы яшьләр арасында юл иминлеге буенча тәрбияви чаралар үткәрүне арттыру, бу юнәлештә перспектив программалар төзү, аларны тормышка ашыру, юл хәрәкәте иминлеге буенча техник күзәтү (камералар, радарлар) чараларын киң куллануны тормышка ашыру да безнең бурыч булып тора. Һәм иң җаваплы, авыр юнәлеш — юл хәрәкәте иминлеге өчен барлык кешенең, гомумән, җәмгыятьнең җаваплы булуын төшендерү, аңлату.
– Агымдагы елның дүрт ае узып китте, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда юл-транспорт аварияләре саны арттымы, кимедеме?
– Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча безнең комиссия генә максатлар билгеләми, безнең үзебезгә дә республика тарафыннан бурычлар куела, программа нигезендә ел саен юл-транспорт фаҗигаләрен киметү таләп ителә. Хәзергә куелган күрсәткеч-таләпләргә сыешып барабыз. Агымдагы елның дүрт аенда 3 юл-транспорт фаҗигасе булды, анда 3 кеше тән җәрәхәте алды. Төрле механик зыян килгән 145 авария теркәлде. Юл-транспорт фаҗигаләренең икесе Балтач бистәсендә, берсе безнең район аша үтә торган федераль трассада булды. Искә төшереп китәм, 2025 елда районда 21 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән иде, анда 31 кеше яраланды һәм кызганыч, 4 кеше һәлак булды.
— Җәяүлеләр, җәяүле балалар катнашында аварияләр теркәлдеме?
— 2026 елда юлларда җәяүлеләр, җәяүле балалар катнашында аварияләр быелга теркәлмәде, ул булмасын иде инде. Әти-әниләр, укучы балалар арасында аңлату эшләре даими алып барыла. Шулай да, көннәр җылынгач, балаларның велосипед, электросамокат белән олы юлга чыгу очраклары артып бара. Бу очраклар буенча кисәтүләр ясалып барыла, әмма кабатланган очраклар да бар. Юлдан чыгу кагыйдәләрен бозган өчен җәяүлеләргә быел дүрт айда 58 беркетмә төзелгән. 2025 елда районда 16 яшькә кадәрле балалар тарафыннан 30 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Шуларның өчесе — җәяүлеләр, 20се — велосипед белән идарә итүчеләр, 7се — мопедта җилдерүчеләр.
2026 елга чыккач балигъ булмаганнар катнашында 2 юл-транспорт һәлакәте булды. Бер яшь егетебез электросамокатта, берсе питбайкта хәрәкәт иткәндә бәлагә юлыктылар. Бу транспорт төрләре популярлаша бара, ләкин алар өчен махсус кагыйдәләр гамәлдә булуын әти-әниләр дә, балалар да белергә тиешләр. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә юл куркынычсызлыгы район фонды, район ЮХИДИ хезмәткәрләре даими рәвештә чыгышлар ясап, төрле акцияләр үткәрәләр. Елның җәйге чорын да фаҗигаләрсез уздырсак иде.
— Юлларда исерек килеш транспорт белән хәрәкәт итүчеләр дә очрый...
— Бүгенге көндә спиртлы эчемлекләр кулланып транспорт белән идарә итүчеләрне юкка гына җинаятьче, дип атамыйлар. Бу дөрестән дә шулай. Кануннарның катгыйлануына карамастан, исерек килеш руль артына утыручылар саны кимеми. Бу очракта иң җиңел җәза – бер ел да 6 айга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм 45 мең сум күләмендә штраф түләтү. Нигәдер, бу турыда соңыннан гына уйлыйлар. Ә бит юлда фаҗига булса, кемнеңдер гомере өзелсә, аның өчен җинаять җаваплылыгы каралган. 2025 елның дүрт аенда 22 исерек килеш транспорт белән идарә итүче тоткарланган булса, агымдагы елның дүрт аенда андыйлар саны – 21. Күреп торабыз, аерма юк диярлек. Алай гына түгел, быел исерек килеш транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән 3 шофер яңадан спитрлы эчемлек кулланган килеш транспорт белән идарә иткән өчен тоткарланды, аларның машиналары конфискацияләнде.
– Татарстанда эксперимент рәвешендә «Халык инспекторы» системасы эшли. Бу турыда әйтеп китсәгез иде...
– «Халык инспекторы» гражданнарга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрак-лары турында мәгълүмат җиткерү мөмкинлеге бирә. Килгән хәбәрләрнең барысы да Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелә, күрсәтелгән мәгълүматның төгәллеге һәм җитәрлек булуы бәяләнә.
Бүген кушымта 18 категория буенча хәбәрләр кабул итә. Алар арасында кызыл утка чыгу, каршы як полосага чыгу, куркынычсызлык каешын эләктермәү, телефон куллану, автобус полосасы буйлап йөрү, тукталу һәм парковка кагыйдәләрен бозу кебек очраклар бар. Шуларның алтысы буенча гражданнарга акчалата түләү каралган.
– «Халык инспекторы»на хәбәрнамәләр ни рәвешле юллана?
– Кәрәзле телефонга урнаштырылган мобиль кушымта ярдәмендә гражданнар юл хәрәкәте өлкәсендәге хокук бозулар турында оператив рәвештә хәбәр юллый алалар. Кагыйдә бозу очрак-лары, кыска видеоязма рәвешендә теркәлеп, кушымта аша юллана. Видеоны кагыйдә бозу вакытында төшерү мәҗбүри, ә аның озынлыгы 30 секундтан артмаска тиеш. Программага юлланган бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый: алар оператив рәвештә карала, кирәк булганда урынга чыгып тикшерелә һәм закон нигезендә чаралар күрелә. Бу эшләр юлларда тәртипне ныгытуга, юл-транспорт һәлакәтләрен киметүгә ярдәм итә.
– Райондашларыбыздан мондый төрдәге хәбәрләр керәме?
– Юл хәрәкәте иминлеге өчен битараф булмаган райондашларыбыздан 2025 елда биш хәбәр кабул ителде, быел да хәбәрләр бар, аларны хәзергә тикшерү һәм раслау бара. Райондашларыбыз юллаган видеоязмаларда күбрәк каршы як полосага чыгып узу кебек кагыйдә бозу очраклары теркәлгән.
Шуны да искәртеп узасы килә, транспорт белән идарә иткәндә мобиль кушымтадан файдалану һәм административ хокук бозуларны теркәү тыела, чөнки бу юл-транспорт һәлакәтенә китерергә мөмкин. Ә хәрәкәт вакытында машина йөртүчегә телефон кулланган өчен җаваплылык каралган (РФ КоАПның 12.36.1 маддәсе (1500 сум).
— Юл хәрәкәтендә катнашучыларга Сезнең теләкләр..
— Юл-транспорт һәлакәте статистикасы шуны раслый – фаҗигаләрнең күбесе гади генә куркынычсызлык кагыйдәләрен санга сукмаганнан килеп чыга. Тизлек режимына игътибарсыз булу, юл хәрәкәтенең кагыйдәләрен үтәмәү, ашыгу, арыган хәлдә автомобиль белән идарә итү, һава шартларын игътибарсыз калдыру — болар барысы да юлдагыларның тормышына һәм сәламәтлегенә зур куркыныч тудыра.
Юл куркынычсызлыгын арттыру, юлларда иминлекне саклау — дәүләт органнары эше генә түгел, ә һәр кешенең шәхси җаваплылыгы. Бер секунд сабыр итү кайчакта кеше гомерен саклап кала. Бер куркыныч маневрдан баш тарту — фаҗигане булдырмый калу дигән сүз. Юлда без барыбыз да – шофер да, пассажир да, җәяүле дә бертигез, җаваплылык һәрберебездә. Өйдә безнең һәрберебезне гаиләбез, якыннарыбыз көтә, шуны онытмасак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев