Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында «Дәүләт хезмәтләре» аша штраф алганнан соң нишләргә кирәклеге турында сөйләделәр
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы мөстәкыйль рәвештә штраф салучы орган булып саналмый
Татарстан Юстиция министрлыгына халыктан дәүләт хезмәтләре порталы аша куелган штрафларга кагылышлы мөрәҗәгатьләр килә. Еш кына хәбәрнамә алучы ни өчен җәза бирелгәнен аңламый. Ведомство татарстанлыларга вәзгыятьне ничек ачыкларга икәнен аңлата.
«Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы мөстәкыйль рәвештә штраф салучы орган булып саналмый. Бу вакытта түләү Министрлыкның штрафлар буенча администратор булып торган учреждение реквизитлары буенча башкарыла», — дип ассызыклады ведомствоның финанс бүлеге башлыгы урынбасары Гөлнара Галимҗанова.
Түләтү сәбәпләре һәм түләү өчен реквизитлар турында барлык мәгълүматлар «дәүләт хезмәтләре » уведомлениесендә бар. Анда күрсәтелгән:
— административ хокук бозу турында мәгълүмат;
— карар чыгарган орган;
— түләү реквизитлары.
Детальләрне ачыклау өчен, квитанциядә күрсәтелгән органга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Әгәр штраф Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары тарафыннан чыгарылса, тулырак мәгълүматны ТР җәмәгать судьялары порталында табарга мөмкин. Моның өчен кирәк:
— сылтама буенча порталга чыгарга — mirsud. tatarstan. ru/search; — «суд эшләре буенча эзләү» вкладкасын ачарга; — буш кырларны тутырырга; — "табарга" төймәсенә басарга.
Шуннан соң суд эше буенча җентекле мәгълүмат — карар текстына кадәр-күрсәтеләчәк.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев