2013нче ел «Татарстан Республикасында экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы» дип игълан ителде.
Ел «Чисталык» дәресләре белән башланып китте. Әлеге ел кысаларында әйләнә-тирә мохитне саклау белән беррәттән, чисталыкны тикшерүгә дә зур игътибар бирәчәкләр. Киләчәктә күпсанлы рейдлар, җитештерү предприятиеләрен тикшерү, төрле акцияләр үткәрү күздә тотыла. Быелның нәкъ менә «Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы» дип билгеләнүе табигатьнең тулысынча чистаруына зур ышаныч уята. Чисталык икеайлыгы кысаларында гына чисталык урнаштыра алмаган урыннарны тәртипкә китерер, чистартыр өчен 12 ай вакытыбыз бар.
Нет комментариев