Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Федераль олимпиада җиңүчеләренә университетка кергәндә 100 балл биреләчәге билгеле булды

Җиңүчеләр арасында Балтач кызлары да бар. Котлыйбыз!

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Илһам» яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсы җиңүчеләре белән беррәттән Россия халыкларының туган телләре һәм әдәбиятлары буенча мәктәп укучыларының Федераль олимпиада җиңүчеләре дә бүләкләнде, дип яза Татар-информ.

«Бу олимпиадада җиңүчеләр, призлы урын алучылар 11 сыйныфны тәмамлап укырга кергәндә, теге яки бу фәннән 100 балл алу мөмкинлегенә ия була. Җәмгыять белеме, яки рус теле, яки татар теленнән», – диде КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов.

Аның әйтүенчә, укучылар үзләре сайлаган юнәлешкә керүләренә карап аларга шушы баллар биреләчәк. «Тик 100 балл алу өчен 10-11 сыйныфларда олимпиадада урын яуларга кирәк, 8-9 сыйныфлар бары тик әзерлек этабы гына булып тора. Шуңа күрә, 8-9 сыйныфларны алдагы елларда да олимпиадада катнашырга чакырабыз, ә 10-11 сыйныф укучылары безнең студентлар булырлар дип көтеп калабыз», – дип котлады ул җиңүчеләрне.

Әлеге олимпиада быел Казан Федераль Университетында, Россияннең башка уку йортлары белән берлектә һәм Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты ярдәме белән 4 тапкыр үткәрелде. Олмпиаданың беренче этабы читтән торып узды.

Җиңүчеләр арасында  Хөсәинова Зәринә (Норма урта мәктәбе, укытучысы Насихова Гөлүзә Равил кызы), Һадиева Дилә (Субаш мәктәбе, укытучысы Галиева Раилә Мәсхут кызы), Мөхәммәдиева Камилә (Советлар Союзы Герое Г.Г. Гыйльметдинов исемендәге Смәел урта мәктәбе, укытучылары  Мөхәммәдиева Алия Мәсхут кызы, Нәбиева Гөлназ Харис кызы) дә бар. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев