Арбор авылында инде дүртенче ел Тукай урамы бәйрәмен уздыралар (+фоторепортаж)
Мәдәният

Арбор авылында инде дүртенче ел Тукай урамы бәйрәмен уздыралар (+фоторепортаж)

Кунаклар көне буе уйнап, җырлап күңел ача, әмма Тукай урамы бәйрәменең төп шарты - тамашачы каршында нинди дә булса шигырь сөйләү икән.

Әлеге бәйрәмгә заманында биредә яшәп, китапханәче булып эшләгән, бүгенге көндә Казан каласында яшәүче, "Шәһри Казан" газетасының алыштыргысыз журналисты Зөлфия Хәлиуллина нигез салган.

- Халык уеннарының онытыла баруы күңелне борчый. Юкса, элеккеге уеннар төрле күнегүләрдән тора, спорт белән шөгыльләнү, зирәклекне арттыруны да үз эченә ала. Хәзерге уеннарда балалар арасында аралашу, элемтә юк, ә элек бер-берсенең күзенә карап уйнаганнар. Шуңа да Тукай урамы бәйрәмендә дә элеккеге уеннарны кире кайтарырга тырышабыз. Үзебез дә балачакта әбиләребездән, сез кечкенә чакта нинди уеннар уйный идегез, дип кызыксына идек. Хәзер дә үз балаларыбызга, оныкларыбызга шул уеннарны буыннан буынга күчереп өйрәтү мөһим дип саныйм. Совет заманындагы лапта, скакалка сикерү, тагын башка кызыклы уеннарны да үз итә балалар, - ди коллегабыз.

250

Нет комментариев