«Хыял» яшьләр үзәге һәм «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре «Безнең заман - Наше время» ачык республика телевизион фестиваленең суперфиналыннан җиңү белән кайтты.
Татарстанда ел саен үткәрелә торган "Наше время - безнең заман" эшләүче яшьләрнең телевизион ачык республика фестиваленең быелысында районыбыз данын «Хыял» яшьләр үзәге һәм «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре яклады. Алар 21-22 октябрь көннәрендә зона этабында катнашып, «Хореография» номинациясендә өченче урын, «Вокал» номинациясендә диплом белән бүләкләнгән иде. Инде менә фестивальнең суперфиналыннан да зур җиңүләр белән кайттылар. Районыбызның һәрьяктан сәләтле егет-кызларына "Иҗади эзләнү" номинациясендә тиңнәр булмады. Афәрин, Балтач яшьләре! Булдырдыгыз!
Нет комментариев