Район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашында узган киңәшмәдә Яңа ел бәйрәменә хәзерлек һәм аны уздыру чаралары турында сөйләштеләр.
Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, предприятие, оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
- Яңа елны каршылауга хәзерлек эшләрен көне килеп җиткәч кенә түгел, күпкә алдан башларга кирәк. Бистә, авыл урамнары, предприятие, оешма, кибет алларының бизәлеше 20 декабрьгә төгәлләнергә тиеш, - дип белдерде район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов. - 23ендә исә бизәлешләр буенча урыннар билгеләнәчәк. 24 декабрьдә үзәк чыршыны ачу тантанасында җиңүчеләрне бүләкләү булачак.
Бизәлеш өчен аз энергия тота торган лампалар кулланырга киңәш ителде. Шулай ук бизәлеш өчен калай һәм плащ материалларыннан сыннар эшләүгә күчү кирәклеге ассызыкланды, чөнки декабрьдә яңгырлар яуган еллар да аз булмады.
- Бәйрәмнәрнең күңелле һәм оешкан төстә үтүе бары тик җирлек һәм әлеге җирлектәге җәмгыять җитәкчеләреннән тора, - диде җитәкче урынбасары.
Нет комментариев