Күптән түгел Чаллы шәһәрендә «КамАЗ» дусларын җыя» дип исемләнгән IV Халыкара җыр конкурсы булды.
Сәнгать мәктәбенең Чепья филиалыннан Диләрә Вәлиуллина халык вокалы номинациясендә - II, ә Диләрә Камалова (җитәкчеләре Миләүшә Кадыйрова) III дәрәҗә лауреат исеменә лаек дип табылды. Шулай ук әлеге конкурста Балтач сәнгать мәктәбеннән Карина Корбанованың да (җитәкчесе Юлия Корбанова) чыгышы җылы кабул ителде.
Нет комментариев