“И, туган як кичләре” бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде (фото)
Авыл җирлекләре арасында "И, туган як кичләре"дип исемләнгән бәйге район мәдәният үзәгендә 2 көн дәвамында барган гала-концерт белән тәмамланды.
Чепья авыл җирлеге беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булып 25 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде.Смәел һәм Нөнәгәр авыл җирлекләре - икенче(20 мең сум), Куныр һәм Яңгул авыл җирлекләре өченче дәрәҗә лауреат (15 мең сум) булып танылдылар.
Беренче дәрәҗә дипломант исемен Салавыч авыл җирлеге яулады һәм 20 мең сум күләмендә акчалата премиягә ия булды. Икенче дәрәҗә дипломант булып Субаш һәм Шубан авыл җирлекләре (15 мең сум) танылды. Карадуган һәм Норма авыл җирлекләре исә өченче дәрәжә дипломант (10 мең сум) булдылар.
«Иң отышлы сценарий» номинациясендә җиңүче булып Пыжмара авыл җирлеге танылды һәм өч мең сум премия белән бүләкләнде. "Мәдәнияткә зур өлеш керткән игелекле иганәче" («Самый благородный спонсор культуры») исеменә "Сорнай" җәмгыяте җитәкчесе Тәүфыйк Гыйләҗев лаек булды.






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев