«Хыял» клубы тарафыннан үткәрелеп килүче «Угадай мелодию» күңел ачу уенын бистәбез яшьләре бик яратып кабул итте.
Узган атна ахырында үткәрелгәненә дә музыка яратучы яшьләр күп җыелган иде. Алар «Ди-джей», «Серебро», «Йолдыз», «Занавеска» исемле командаларга бүленеп, слайдта тәкъдим ителгән җырларны танып белергә тиешләр иде. Ә ахырдан алар барысы бергә караоке җырладылар.
Көндәшләреннән җитезрәк булган «Ди-джей» командасы җиңү яулады. «Серебро» - икенче, «Йолдыз» - өченче, «Занавеска» дүртенче урында калды. Җиңүчеләр дипломнар, татлы күчтәнәчләр һәм «Хыял» символикасы төшерелгән магнитлар белән бүләкләнделәр.
Нет комментариев