Балтач балалар оешмасының район советына яңа җитәкче билгеләнде
Мәгариф

Балтач балалар оешмасының район советына яңа җитәкче билгеләнде

Балтач мәктәбендә балалар оешмалары лидерларының беренче утырышы узды.

Балалар оешмалары лидерларының кураторы Әлфия Тәкиева иң элек узган елгы эшчәнлеккә анализ ясап, икенче чиреккә булган планнар белән таныштырды.
Республика балалар оешмасы әгъзасы булган Балтач гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Гүзәл Хәйруллина чыгышыннан соң, район советы рәисе итеп Балтач урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Иршат Бариев сайланды. Ул үз вазыйфаларына 2017 елның гыйнвар аеннан керешәчәк.

250

Нет комментариев