Норма урта мәктәбендә семинар узды.
Норма мәктәбе коллективы тәҗрибә белән уртаклашты. Семинарда мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары катнашты.
345 укучысы, 42 укытучысы, 481 әти-әнисе булган Норма урта мәктәбе бүгенге көндә “Уңышлы мәктәп” статусын йөртә.
Исегезгә төшерәбез: 2011 елдан мәктәп компетенция үзәге буларак эшләсә, 2019 елның мартында Рәсәй милли проекты кысаларында “Үсеш ноктасы” федераль грантын отты. Сентябрь аенда исә коллектив “Уңышлы мәктәп – успешная школа” гранты иясе булды.
Нет комментариев