Нинди ризыкларлар картаюны тоткара беләсезме?
Сәламәтлек

Нинди ризыкларлар картаюны тоткара беләсезме?

Галимнәр сүзләренә караганда, флавоноллар теләсә кайсы авырудан үлем-китемне 36 процентка диярлек киметә.

Кытай тикшеренүчеләре организмның картаюын тоткарлаучы матдәләрдән торган продуктлар турында сөйләп үткәннәр.

Белгечләр әйтүенчә, флавонолларны яшелчә-җиләк-җимештә табарга мөмкин. Иң киң таралганнары — кверцетин, кемпферол, мирицетин һәм изорамнетин.

Галимнәр сүзләренә караганда, флавоноллар теләсә кайсы авырудан үлем-китемне 36 процентка диярлек киметә. Кеше йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан яки яман шештән интеккән очракта, үлем куркынычы 33 һәм 55 процентка кими. Алар шулай ук флавонолларның бигрәк тә яшелчәдә — барлык төр кәбестәдә, помидор, татлы борычта, шулай ук цитрус җимешләрендә, виноград һәм җиләктә күп булуын билгеләп үткән.


Нет комментариев