Казанда Р. Г. Нәжметдинов исемендәге шашка, шахмат, олимпия резервы республика спорт мәктәбендә, 2012-2014 елгы яшь кыз балалар арасында шашка буенча ТР беренчелеге ярышы узды.
Бу ярышта безнең Балтач данын Зәринә Сәмигуллина яклады. Шушы спорт мәктәбенә йөреп тәҗрибә туплаган Казан кызлары белән ике көн дәвамында көч сынашып, Зәринә 3нче урын яулап медаль һәм дипломга ия булып кайтты. Аңа алга таба да уңышлар телибез. Зәринәнең әти-әнисе тренер Чулпан Габделганиевага олы рәхмәтен белдерә.
Нет комментариев