"Саф һава - тәнгә дәва", дигән халык. Шушы әйтемне истә тотып, "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә дәвалану узучы инвалидлар саф һавада сәламәтлек гимнастикасы үткәрделәр.
Тернәкләнү бүлекчәсендә хезмәт терапиясе буенча инструктор Кузнецова А. В. мөмкинлекләре чикле дәваланучылар өчен нерв системасын ныгыту өчен саф һавада махсус күнегүләр эшләтте. Гимнастика ясау тернәкләнүчеләрнең күңелләрен күтәреп җибәрде. Алар белгеч авызыннан сәламәтлеккә кагылышлы мөһим киңәш-тәкъдимнәр ишеттеләр. Дөрес хәрәкәтләнү күнекмәләре турында әңгәмә оештырдылар.



Район социаль яклау бүлеге
Нет комментариев