Чутай Сабантуенда баш батырга ат куелган!
Төрлесе

Чутай Сабантуенда баш батырга ат куелган!

Чутай Сабан туе елдагыча сюрпризларга бик бай булачак

Программада: татарча көрәш, биш авырлык үлчәвендә:
1. Кечкенәләр
2. 50 кг кадәр балалар
3. Яшүсмерләр
4. 75 кг кадәр
5. 75 кг-нан югары
Ә абсолют батырны ат көтә.

- Ат чабышы, җиңүчегә 50 мең сум акчалата бүләк.
- Штанга, гер күтәрү
- Велосипед ярышы
- Авыш һәм туры колгага менү
- Бер капчык шикәр комы йөртү
- Мотоблоклар ярышы
- Бензокосилка белән печән чабу
- Утын кисү
- Волейбол ?
- Аркан тартыш
- Кул көрәше һәм башка төрле кызыклы уеннар.
⠀
Сабантуйны Рөстәм Хәсәнов алып бара.  Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар бәйрәмне матур җырлары белән тулыландыраячак. Ахырдан лотерея уйнатыла. Супер призга АТ!
⠀
Чутай Сабан туена рәхим итегез! Бәйрәм 11 июнь  көнне 10.00 сәгатьтә башлана.


Нет комментариев