Финанс яктан грамоталымы син, тикшереп кара
Төрлесе

Финанс яктан грамоталымы син, тикшереп кара

Татарстанда республика халкының финанс яктан белем дәрәҗәсен билгеләү максатыннан, социаль сораштырулар үткәрелә.

Әлеге чара Тататарстан Республикасының Иминлек советы каршындагы ведомствоара эшче группа ярдәмендә башкарыла. Һәм ул финанс базарындагы законсыз эшчәнлекләрне ачыклауга, булдырмауга, профилактик мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр кертүгә корылган.

Тикшерү нәтиҗәләре күпчелек сораулар тудырган финанс базарындагы секторны ачыкларга булышачак. Шул ук вакытта анкета җаваплары халыкның финанс белем дәрәҗәсен күтәрү буенча нәтиҗәле эш алып баруга мөмкинлек бирәчәк.

Әлеге социаль сораштыруны оештыручылар татарстанлыларны битараф калмаска, Татарстан Республикасының рәсми сайтындагы "Татарстан Республикасы халкының финанс белем дәрәҗәсен күтәрү" (http://tatarstan.ru/rus/fingramota) дигән махсус бүлеккә кереп, анкета сорауларына җавап бирергә чакыра.


250

Нет комментариев