Әгәр бездә булса бу әрекмәннәр...
Төрлесе

Әгәр бездә булса бу әрекмәннәр...

Казанның Сара Садыйкова урамында рәшә эчендәге бу әрекмәннәр бәлки урамның бер бизәге булып саналадыр.

Әгәр алар безнең бистә эчендә шулай үсеп утырса, әллә кайчан "Хезмәт"кә чүп үләне буларак тәнкыйтьләнеп чыккан булырлар иде дә, чабылып атылырлар иде. Кала кешесенә әрекмәне дә тансыктыр анысы, ә безнең балтачлылар булса, һичшиксез, мондый матур урынга күз явын алырлык чәчкәләр утыртырлар иде.

250

Нет комментариев