Хезмәт урынында фиҗигагә тарыган хезмәткәр турында
17 август көнне "Казанский репортер" һәм «Татар-информ» электрон басмаларында "В Балтасинском районе водитель комбайна выпал из кабины и попал под колесо" һәм "Балтачта комбайн астында калган ирне Республика клиник сырхауханәсенә китергәннәр. 29 яшьлек ир авыр хәлдә." дигән язмалар дөнья күрде һәм республика матбугат чараларына таралды.
- Казанский репортер" басмасы хәбәре дөреслеккә туры килеп бетми. Фактлар ачыкланмыйча, тикшерелмичә язылган.
"Арбор" җәмгыяте слесаре, 1977 елгы В.В.Степанов 14 август көнне иртәнге сәгать 8.30 минутта бәлагә тарый. Җәмгыять басуында комбайннар рапс суга торган булалар. Ул көнне иртәдән үк көчле җил булганлыктан, җил еккан рапсны төрле якка таратып бара. Ике слесарьга шул рапсны теземнәргә салып барырга кушыла. Беркадәр вакыттан соң икенче слесарь ерак түгел генә арада эшләп баручы "Нива" комбайнының арткы өлешеннән кемнеңдер җиргә егылып төшкәнен күреп кала. Ул кеше аның хезмәттәше Степанов В. булып чыга. Ә комбайн артыннан тузан күтәрелгәнлектән, комбайнчы бернәрсә белми, сизми дә кала. Комбайнның арткы тәгәрмәче Степановның егылган гәүдә өлеше буйлап үтә. Мизгел эчендә булган әлеге хәлне янәшәдә ашлык төяргә килгән "КАМАЗ" шоферы да күреп кала. Алар тиз арада һәлакәт булган урынга киләләр.
Килеп чыккан бәхетсезлек очрагы техника белән сак эш итәргә, игътибарлы булырга кирәклеген тагын бер кат искәртә. Иминиятне саклау кагыйдәләренә буйсынып, инструктажларны төгәл үтәү сорала. Сак һәм игътибарлы, исән-имин булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев