Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан үткәрелгән парадта быел Киров өлкәсенең Мирный бистәсендә хезмәт итүче солдат-райондашларыбыз да катнашты
Егетләр үзәк урамнан узган чакта әти-әниләре, туганнары гына түгел, солдатларны якыннан белгәннәр дә зур горурлык кичерде. Алар арасында күрше егете Фәнис Мәхмүтов та бар иде.
– Күңелләрегез кабат үзгәргәндер инде, - дип кызыксынам Фәниснең әнисе Фәния ападан.
– Үзгәрмәгән кая? Аллаһы боерса, кайтырына биш ай гына калды, – ди әни кеше.
Еллар имин булсын да, райондаш-егетләребезгә исән-сау туган якларга әйләнеп кайту насыйп булсын. Сезне якыннарыгыз сагынып көтә, егетләр!
Нет комментариев