Бер мәчене бәргәннәр дә чатка чыгарып атканнар. Җәй буе кортлап ятты. Әллә кайда түгел, бистәнең үзәгенә якын чатта.
Ул үләксәдән тирә-якка күпме зыян килгәнен белгечләр беләдер...Әмма каһәрләнгән мәченең шулай җир өстендә кадерсез ятуы йөрәкне әрнетә. Шуңа да яңгырлар күрмибездер инде без... Бәргәнсең икән, капчыкка салып берәр билгеле урынга күмәргә кирәк булгандыр бәлкем, кеше күз алдына ташлаганчы... Мондый гамьсез күренешләр җәмәгатьчелек урыннарын бер дә бизәми.
Нет комментариев