Милеккә хокукны электрон рәвештә теркәсәң - чыгымнар 30 процентка кими.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә күчемсез милекне теркәү, сату-алу эшләрен электрон тәртиптә ягъни Интернет челтәре аша да башкарып була.
Кәгазь документлар тарихка күчә бара, электрон рәвештәге хезмәт төреннән шикләнмәскә кирәк. Росреестрга милеккә хокукларыңны теркәтү документларын электрон рәвештә тапшырсаң, гражданнарга дәүләт пошлинасы түләүдә 0,7 коэффициенты гына кулланыла, чыгымнар 30 процентка кими.
Чыганак: http://shahrikazan.com
Нет комментариев