Бакча җиләге утыртыр вакыт. Бу эшне сентябрь урталарына кадәр эшләп өлгерергә кирәк. Август аенда ук утыртып калдырсаң, җиләк үсентеләре кышка кадәр тамыр бикләп, чәчәк бөресе формалаштырып калдыра. Димәк, киләсе язда ук җиләк белән сыйлана аласыз.
Аны утырту ысуллары күп. Шулай да урыныгыз җитәрлек булса, бер рәтле ысул куллану җайлырак. Рәттәге үсемлекләр арасын 20-30 см чамасы калдыралар. Тагын да ераграк утыртсагыз була. Ә рәтләр арасы киң булсын - 70-80 см чамасы. Ник болай киң кирәк дип аптырамагыз. Шушы түтәл җиләк өчен дүрт ел буе туклану урыны да, яңа үсентеләр үстерү урыны да. Бер рәтле итеп утыртканда, җиләкне утавы да, төбен йомшартуы да, тукландыруы да җайлырак.
Үсемлекләрне утыртканда игътибарлы булыгыз: уртадагы үсү бөресе туфрак белән күмелеп калмасын. Бәләкәй көрәк (савок) белән чокырлар казып, аңа бик мул итеп су сибегез, бер уч көл салыгыз. Үсентене шушы чокырга җайлап утраштырып, як-ягын туфрак белән күмегез дә, үсентене бераз гына тартып, өскәрәк күтәрегез. Аннары түтәлне пычкы чүбе, салам белән күмегез. Болай эшләсәгез туфракны дымы саклана, үсентеләргә тамыр бикләргә кулай була, кояш та пешерми.
Утырту өчен нинди «мыек» сайларга:
- ул «әнисенә» иң якын урнашканы булсын;
- үсентенең өч зур яфрагы булсын;
- уртадагы үсү бөресе нык булсын;
- тамыры 6 см чамасы булсын.
Нет комментариев