Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Референдум — бердәм тавыш, күмәк көч

Дүртенче ел рәттән республикада гражданнардан үзара салым җыю системасы эшләп килә. Район бу кампаниядә быел өченче тапкыр катнашты. 20 ноябрь көнне барчабызны тагын референдум, ягъни гомуми тавыш бирү көтә.

Референдум сайлауны хәтерләтә. Сайлауда кандидатлар өчен тавыш бирсәк, монда билгеләнгән күләмдәге акчаны бирүгә "риза" яисә "каршы" дип тавыш бирәчәкбез. Референдумда катнашучыларның 50%тан артыгы үзара салым җыюга ризалык биргән очракта, ул кабул ителгән дип санала.
Балтачыбыз елдан-ел матурлана, зурая, заманча төсмер ала. Биредә үзара салым акчасының ярдәме бик зур дип әйтергә кирәк. Балтач шәһәр җирлегендә үзара салым акчаларына нәтиҗәле, күләмле эшләр башкарылып килде. Референдумның максатчан оештырылуын халык та дөрес аңлап кабул итә, кирәклеген таный башлады. Тирә ягыбызны ямьләндерү, аны халык яшәү өчен уңайлы итү мәсьәләләрен күп күтәрәбез, бу очракта сүздән эшкә күчәргә вакыт. Иң беренчеләрдән булып, бу эшкә кушылган кешеләргә, бюджет оешмаларында хезмәт куючыларга, өлкән яшьтә булып та, үзара салымга үз өлешен керткән пенсионерларга олы рәхмәтебезне белдерәбез!
Референдум - бердәм тавыш, күмәк көч ул. 2014 елда үзәктә "Балтач" ял паркын булдырдык. Халыктан 1 млн. 365 мең 800 сум жыелды, республика биргән өлеше 4 млн. 933 мең 600 сум булып, барлыгы 6 млн 299 мең 400 сум акча тупланды.
Ә 2015 елда жыелган акчага яңа зират төзү бурычы куелган иде. Халыктан 751мең 600 сум акча җыелды, дәүләттән кайтканы 2 млн. 898 мең 400 сум булды. 3 млн. 266 мең сум акчага Ялтра астында 10 га җирдә зират төзелде, шуның 8 гектары мөселманнарга, 2 гектары христиан динендәгеләргә бүленеп бирелде. Аерым керү, чыгу капкалары, зират йортлары һәм беседкалар эшләнде.
2016 елда халыктан 1 млн. сум акча җыелды, шуңа дәүләт 4 млн. өстәп акча бирде. Әлеге суммага "МДСУ-1" оешмасы тарафыннан Нариман, Ленин, Совет урамнарына тротуарлар салынды.
Җыелган үзара салым акчаларының максатчан тотылышын Балтач муниципаль районының контроль-исәп палатасы контрольдә тота, шулай ук барлык финансларның туплануы, кайда күчерелүе Республика Казначылыгында һәм Республика финанс министрлыгында да чагыла.
2017 ел өчен 400 сум күләмендә акча җыеп, үзара салым кертүгә ризамы һәм кергән акчаларны Балтач бистәсендә җәяүлеләр йөри торган тротуарларны төзүгә һәм җирлектәге күперләрне төзекләндерүгә ризалык бирәсезме?дигән сорау булыр дип көтелә.
Киләсе елда Каенлык урамыннан алып, "Факел" яшүсмерәр клубына кадәр, Ленин урамының уң ягыннан 4 номерлы балалар бакчасыннан алып "Хезмәт" редакциясенә кадәр, К.Нәҗми, К.Марксурамы буйлап мәктәпкә кадәр берьяклы, 5 номерлы балалар бакчасыннан алып, яңа микрорайонга кадәр тротуарлар эшләнәчәк һәм Комсомол, Тукай, Чехов урмнарындагы күперләрне яңартуга тотылачак дип планлаштырыла. Әгәр дә җыелган акча калган очракта, «Нурмаркет» сәүдә йорты яныннан алып, «Бәхет» кибетенә кадәр тротуар булачак. Ә Курмала һәм Көек авылларыннан җыелган үзара салым акчасына, Көек халкының ризалыгы белән, Курмала авылының Советская урамында чокырларны ямау эше оештырылачак. Әлеге эшләрне башкару өчен халыкның бердәм булып, билгеләнгән срокка үзара салым акчаларын тапшырып бетерүләре кирәк. Бу очракта бистәбездә яшәүче һәркем уңай җавап бирүенә ышанып калам.
Искәрмә: үзара салымнан Бөек Ватан сугышы ветераннары, һәм 1нче группа инвалидлар азат ителә.
Хөрмәт белән Илдар Габдрахманов,
Балтач шәһәр җирлеге
башкарма комитеты җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250