- Тиздән укулар җитә. Балаларыбызга, машинасы булмаган башка кешеләргә җил-яӊгырдан ышыкланып торырга Нормадан Салавычка борылган җирдә тукталыш бар иде. Әмма хәзерге вакытта ул юк, кая куйдылар икән?, - дип безгә исемен атарга базмаган укучыбыз шалтыратты. Дөрестән дә, Малмыж шәһәренә бара торган юл борылышыннан соӊ тукталыш павильоны бүгенге вакытта урынында юк....
- Тиздән укулар җитә. Балаларыбызга, машинасы булмаган башка кешеләргә җил-яӊгырдан ышыкланып торырга Нормадан Салавычка борылган җирдә тукталыш бар иде. Әмма хәзерге вакытта ул юк, кая куйдылар икән?, - дип безгә исемен атарга базмаган укучыбыз шалтыратты. Дөрестән дә, Малмыж шәһәренә бара торган юл борылышыннан соӊ тукталыш павильоны бүгенге вакытта урынында юк. Һәм нәрсә булганлыгын ачыклар өчен МДСУ-1 оешмасыныӊ Балтач бүлеге җитәкчесе урынбасары Дефак Варисович белән элемтәгә кердек. Аныӊ сүзләре буенча, бу павильон ремонтлар өчен вакытлыча алып торылган һәм тиздән үз урынын алачак.






Нет комментариев