«ТАТАР РАДИОСЫ»НДА ТУРЫ ЭФИРЛАР НИК ТУКТАЛГАН?
Төрлесе

«ТАТАР РАДИОСЫ»НДА ТУРЫ ЭФИРЛАР НИК ТУКТАЛГАН?

Безгә заманча яңа җиһазлар кайтты.

Соңгы атна-ун көн эчендә "Татар радиосы"нда тапшырулар һәм туры эфирлар яңгыратылмый башлады. Гел җырлар гына әйләндерелгәч, радио тыңлаучылар аптырашта калды.

— Безгә заманча яңа җиһазлар кайтты. Шуларга күчү бара. Шул сәбәпле, әлегә туры эфирлар бирелми, аларга чыгу мөмкинлеге юк, — дип аңлатты безгә "Татар радиосы"ның баш мөхәррире Зөлфәт Зиннуров. — Тиздән, көйләп бетергәч, бар нәрсә дә җайлашыр.

Лилия ЙОСЫПОВА

Чыганак


Нет комментариев