Тәмәке тартучыларны киметергә җыеналар
Төрлесе

Тәмәке тартучыларны киметергә җыеналар

Тәмәкегә көн бетә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы тәмәке сатучыларга карата таләпләрне тагын да кырысландырмакчы.

Аерым алганда, 2016-2021нче елларны үз эченә алучы тәмәкегә каршы яңа концепция буенча, министрлык тәмәкеләрне кассалардан алып, кибеткә тагын да эчкәрәк «яшерергә» тели. Алай гына да түгел, сату мәйданы 50 квадрат метрдан кимрәк булган кибетләрдә тәмәке сатуны, гомумән, тыймакчы булалар. Шул рәвешле тәмәке көйрәтүчеләрнең дә кимеячәгенә өметләнәләр.
Чыганак: http://beznen.ru
Фото: http://www.m24.ru

250

Нет комментариев