Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кайгылы хәбәр

Җәйнеӊ таҗы булган август ае районыбызга кайгылы хәбәр ирештерде: Балтач районы Түбән Субаш авылы егете, Россия хәрби көчләре сафларында хезмәт итүче өлкән лейтенант Рафил Гәйнетдинов махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булды.

Рафил Фагыйл улы 1991 елда Түбән Субаш авылында туа. Биш балалы тату гаиләдә тәрбияләнгән Рафил кечкенәдән хәрби булырга хыяллана. Югары Субаш урта мәктәбен тәмамлагач Казан югары танк училищесына укырга керә. Хәрби офицерлар хәзерләүче югары уку йортын тәмамлаган яшь хәрби өйрәнүләрдән соӊ Таджикстан дәуләтендә тынычлык сакларга урнаштырылган Россия кораллы көчләре сафына җибәрелә. Өч елга якын анда үзенеӊ иптәшләре белән тынычлык сагында була Рафил. Аннан кайтуга янә яӊа хәрби бурыч үтәргә керешә – аларны Әрмәнстан һәм Әзербәйҗан хәрби көчләре бәрелешләрен булдырмау максатыннан ике гаскәр арасына урнаштыралар. Бу бурыч үтәлгәннән соӊ Рафил Гәйнетдиновны чит илгә, рәсми дәүләт кораллы көчләренә ярдәмгә җибәрәләр, анда аӊа ике тапкыр булырга туры килә. Күрсәткән батырлыкларны өчен бирелгән төрле медальләр аныӊ күкрәген бизи.
Махсус хәрби операция барышында Субаш егете беренче көннәреннән алгы сызыкта, зур хәрби тәҗрибәсе булган аныӊ ротасы иӊ авыр, җаваплы юнәлешләргә билгеләнә, югары җитәкчелек аларны аерым билгеләп уза. Кызганыч, геройныӊ гомере бик иртә өзелә. 12 август көнне алар утырган десант машинасы дошман минасына эләгеп, шартлый.
Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин, район хәрби комиссары Васыйл Вәлиев районыбызда, республикада, Рәсәйдә армреслинг спортын сөючеләргә яхшы таныш Фагыйль абыйныӊ, аныӊ тормыш иптәше Гүзәлия ханымныӊ, бүгенге көндә тагын ике батыр улларыныӊ махсус операциядә катнашучы бу гаиләнеӊ, туганнарының авыр кайгыларын уртаклашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

11

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев