Балтач  Мөнир Рахмаев белән бәйрәм итте
Җәмгыять

Балтач Мөнир Рахмаев белән бәйрәм итте

Көне буе барган бәйрәм кичен җыр-бию, күңел ачу чаралары, салют һәм дискотека белән төгәлләнде.

Башта халыкның күңелен районыбызның яраткан җырчылары - Райнур, Раил, Айсылу, Эльвира һәм яшь йолдызлары күрде, аннан сәхнә дилбегәсен "Рәвешләр" төркеме белән эстрада йолдызы Мөнир Рахмай алды. Уйнаттылар, биеттеләр, җырлаттылар. Бер сүз белән әйткәндә, бәйрәм шәп булды, рәхмәт оештыручыларга. Ә бистә үзәгендә фонтаннар композициясе халыкны үзенә җыйган иде. Нинди матурлык, сихри могҗиза! Рәхмәт шушындый гүзәллекне булдыручыларга һәм дә тудыручыларга! Республика чәчәк ата, Татарстаныбыз белән бергә Балтачыбыз да ямьләнә, күркәмләнә!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев