Балтачта бер эшче балчык астында калып үлгән
Җәмгыять

Балтачта бер эшче балчык астында калып үлгән

Кичә районыбызда бер эшче хезмәт урынында һәлак булды.

Кариле авылында урнашкан АГЗС янында район торак-коммуналь хуҗалыгы җир асты - канау казып канализация торбалары сузу эшләре алып барган. Шул вакыт җир ишелеп хезмәткәр өстенә төшә. Әлеге фаҗига аркасында 60 яшьлек балтачлының гомере өзелә. Хезмәттәшләре ир-атка күпме генә ярдәм итәргә тырышсалар да, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә аның үлемен расларга гына кала.
Фото: tatar-inform

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев