27 ноябрьдә «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган Бердәм түләүсез юридик ярдәм көне үткәрү планлаштырыла.
8:00-09:30 Пенсия фонды белгече Сафина Алсу Сәяф кызы;
09:30-11:00 Суд приставы Гайнанов Наил Рәфгать улы;
11:00-12:30 Нотариус Хәмәтшин Фәрит Салих улы;
12: 30-14:00 "ТР БТИ" АҖнең Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Закиров Айрат Шамил улы;
14:00-15:30 Адвокат Нәбиев Рәшит Мәсхүт улы.
Бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү 27 ноябрь көнне Балтач бистәсе, Ленин ур., 52 йорт адресы буенча узачак. Чараны 8:00 дән 15:30 сәгатькә кадәр төшке ашка тәнәфессез үткәрү планлаштырыла.
Белешмәләр өчен телефон6 (884368) 2-52-38.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев