Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләкләр тапшырылды
Җәмгыять

Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләкләр тапшырылды

Бәйрәм алды көннәрендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләкләр тапшырылды.

Президент бүләкләрен район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев Нөнәгәрдән Гыйльметдин Хәбибуллинга, Чепьядан Гарифҗан Галиевка, Бөрбаштан Нурҗиһан Хөснетдиновага, Аланнан Габделгани Нәҗиповка, Салавычтан Мөхлис Хәбибуллинга, Түбән Кенәдән Тәскирә Галимуллинага, Таузардан Мөдәрис Зәкиевка, Балтачтан Мансур Хәсбиуллин һәм Гыйльван Гыйльмуллинга өйләренә илтеп бирделәр, котладылар, рәхмәтләр белдерделәр. Ветераннарга шулай ук район башлыгы исеменнән дә бүләкләр тапшырылды.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


ветераннар

Нет комментариев