Районыбыз тарихында алтын хәрефләр белән уелып калырлык бу истәлекле көн азагына якынлашты. Бөтендөнья татар конгрессы делегатларын район ашханәсендә милли бәйрәм табыны артында кунак иттеләр.
Биредә районның мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән концерт тәкъдим ителде. Шулай ук кунак булып килгән милләттәшләребез арасында да татар телендә җыр башкаручылар булды. Татар мохитенә, татар җырына сусаган иде алар. Һәр чыгышны, һәр теләкне кайнар алкышларга күмделәр делегация кунаклары. Үзара аралашып, танышып, тәэсирләр уртаклашып, күңелле итеп бәйрәм иттеләр алар. Ихлас рәхмәтләрен белдереп, горурлык хисләре белән башкалабыз Казанга юл алдылар.
Нет комментариев