Бүләккә - балалар уен мәйданчыгы (фото)
Җәмгыять

Бүләккә - балалар уен мәйданчыгы (фото)

Татарстанда "Экология һәм җәмәгать киңлекләре елы" уңаеннан, республика күләмендә "Чиста яр буйлары" дигән конкурс старт алган иде.

Әлеге экологик конкурс бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый, сулыкларны чистарту, елга, инеш, күл буйларын чүп-чардан арындыру буенча авыл җирлеге һәм оешма-предприятие, учреждение коллективлары тарафыннан күләмле эшләр башкарыла.
Республика җитәкчелеге һәм экология министрлыгы тарафыннан экология мәсьәләсе катгый контрольгә алынган. Әлеге чара дәвамында күләмле нәтиҗәле эш башкарган хезмәт коллективлары яки авыл җирлекләре махсус бүләкләргә дә лаек булачак. Монда "Иң яхшы район", "Иң яхшы авыл җирлеге", "Иң актив хезмәт коллективы" һәм "Иң яшь һәм тәҗрибәле катнашучы" номинацияләре буенча урыннар биреләчәк. Ә беренче урынга иң зур бүләк - балалар өчен спорт-уен мәйданчыгы кайтачак.
Бу конкурста Бөрбаш авыл җирлеге матур үрнәк күрсәтте инде. Сез дә кушылыгыз! Бүләккә - балалар уен мәйданчыгы бәлки безгә тәтер?!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев