"Факел" Яңа елы искиткеч булды (+фоторепортаж)
Җәмгыять

"Факел" Яңа елы искиткеч булды (+фоторепортаж)

“Факел” клубында узган “Хуш киләсең, 2018!” бәйрәменә бик күп кунаклар җыелган иде. Аларга клуб хезмәткәрләре һәм түгәрәккә йөрүчеләр тарафыннан бик матур карнавал күрсәтелде.

Балалар чыршы янында әйлән-бәйлән уйнап җырлады, әкият геройлары белән бергәләп Кыш бабай белән Кар кызын да дәштеләр. Бәйрәм барышында берсеннән-берсе кызыклы уеннар, оттырышсыз лотерея да оештырылган иде. Бу кичтә биредән һәркем бүләк белән кайтып китте. Бәйрәмнең бик күңелле һәм кызыклы узуы һәркемнең күңеленә әйтеп бетергесез хис-тойгылар салды.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


"Факел"

Нет комментариев