6 августның кояшлы, матур көнендә "Фикердәш"ләр районыбызнын иң гүзәл табигатендә урнашкан "Сабантуй" ял паркына җыелып, ял итте. Күтәренке кәефтә һәркем табигать кочагында рәхәтләнеп җырлап-биеп, уеннарда катнашып, күңел ачты.
Руфия белән Рөстәм Әүхәдиевларны үткән никахлары белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткердек. Түгәрәк табын янында "Фикердәш"ләр бер-берсе белән аралашып, күңелле итеп сөйләшеп, фикер алыштылар, кайнап торган самавардан чәй эчеп, шашлыктан авыз итеп, бик шат булып утырдык.
Көне буе барган очрашу бер мизгел эчендә узды да китте, ә без кабат очрашуларга кадәр дип истәлеккә иң матур чәчәкле "Сабантуй" ял паркында фотоларга төшеп, өйләргә таралыштык.
Чулпан Габделганиева
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев