"Форпост" активистлары ветераннар янында (+фото)
Җәмгыять

"Форпост" активистлары ветераннар янында (+фото)

Балтач «Форпост» үзәгенең Кече Лызи мәктәбе активистлары Фердинант Гыйлемҗанов җитәкчелегендә Кече Лызи авылында гомер итүче, Бөек Ватан сугышы ветераны Медведев Анатолий Кузьмич һәм аның тормыш иптәше, тыл ветераны Анна Андреевна янында булып, хәлләрен белделәр.

Әлеге чара Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, "Өлкәннәргә ярдәм" акциясе кысаларында оештырылды. Укучылар патриотик рухтагы шигырьләр сөйләделәр. Ветераннардан сугыш еллары турында сораштылар.
Мондый эчтәлектәге очрашулар укучылар күңелендә мәрхәмәтлелек, кешелеклелек сыйфатларын тәрбияли. Ватанны, үз туган җиреңне яратырга, кешеләре белән танышырга һәм горурланырга өйрәтә.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев