Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр
Питрәч районы Яңа Шигали авылында иртә белән булган куркыныч янгында 52 яшьлек ир-ат һәм 11, 7 һәм 5 яшьлек өч кыз һәлак булды. Әни кеше ике яшьлек баласы белән хастаханәдә ята.
Татарстан Прокуратурасы фаҗига факты буенча тикшерү башлады.
«Янгын чыгу сәбәпләренең ике төп версиясе карала. Алар – мич җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу һәм электр җиһазларын урнаштыру һәм куллану кагыйдәләрен бозу. Урында шулай ук Тикшерү комитеты эшли», – дип аңлатты Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең ТР буенча күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе башлыгы Максим Трущин.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев