Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанның танылган тавыш режиссеры «Холоп» фильмында үз аудиоязмасын таныган

«Летел голубь» җыры Елена Фролова башкаруында «Сибирский тракт» студиясендә яздырылган.

Россиянең иң яхшы тавыш режиссерларының берсе, Казанда «Сибирский тракт» тавыш яздыру студиясен булдыручы Валерий Мостафин прокатка чыккан «Холоп» фильмына трейлерда үзенең «Летел голубь» җыры фонограммасын таныган. Мостафин социаль челтәрдәге үз битендә хәбәр иткәнчә, аудиоязма 1999 елда ук башкаручы, шагыйрь һәм композитор Елена Фролова белән хезмәттәшлек иткән вакытта ук ясалган.

«Кинога барып, Елена Фролова белән 1999 елда яздырылган «Летел голубь» фонограмма хәзер «Холоп» фильмында куелуына инаныргамы? Шулай да өч миллиард җыем… Үземнең фонограмманы һәрвакыт таныйм. Трейлерның иң ахырында яңгырый», дип язган тавыш режиссеры.

Постка дусларча тәкъдимнәр язганнар. «Җыемнан 0,1 процент таләп ит. Бүтән кирәкми, артыгын сорама», дип язган Сергей Сушков.

«Әгәр трекның нәкъ менә сезнең варианты уйнаса судлашырга мөмкин. Юристлар белән фикер алышырга кирәк, нюанслар бар. Тик минем хәтерләвемчә, Россиядә мондый эшләр булды», — дип киңәш биргән Олег Бурилов.

erid: 2VtzqumtM4F

Мостафин үзе исә постта диалог барышында шулай ук элек бу язма берничә ел элек шау-шулы «Географ глобус пропил» фильмында файдаланылуын искә төшерде. Өстәвенә, берничә тапкыр.

«Холоп» комедиясе XIX гасырда «мажорны» яңадан тәрбияләүгә Россия авылына җибәрүләре турында. Комедия яңа ел бәйрәмнәренә берничә көн кала прокатка чыкты. Беренче көннәрдән картина касса җыемнары буенча рекорд куя.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqwfh92B