Ландыш Нигмәтҗанова коронавирустан куркып Балтачка кайткан
Җәмгыять

Ландыш Нигмәтҗанова коронавирустан куркып Балтачка кайткан

Ландыш Нигмәтҗанованыӊ инстаграмм битендә соӊгы төшкән фотосы Балтач районы Түбән Кенә авылынан куелган.

Фотода авылныӊ мәчете күренеп тора. «Мин ялга авылга киттем», дип яза Ландыш. Күпләр, укып тормыйча, кайсы авыл, дип аныӊ башын катыралар. Берсе бик матур итеп аӊлатып биргән: Ландыш Нигмәтҗанованыӊ ире Фәрит Таишев, Фәритнеӊ әнисе күренекле җырчы Римма Ибраһимова, Римма Ибраһимова Балтач районы Түбән Кенә авылыннан, дип. Җырчы килен коронавирустан куркып кайтканмы, әллә ял көннәренә генәме, бу турыда язмаган.

 

Фото:  landyshnigmatjanova

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Ландыш Нигъмәтҗанова коронавирус

Нет комментариев